Бүген, 23 августта, Нурлатта “Хезмәтне саклау белән идарә итү” темасына республика семинары үтте.
Чарага районның 100дән артыграк оешма һәм предприятиесеннән хезмәтне саклау буенча инженерлар чакырылган иде.
ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының хезмәтне саклау дәүләт идарәсе бүлеге начальнигы Алла Курзенова агымдагы елның 7 аенда Нурлат районында бәхетсезлек очраклары һәм производство имгәнүләре теркәлмәвен билгеләп үтте. Биредә үе профильле ведомстволар белгечләре катнашучыларны яңалыклар белән таныштырдылар.