2018 елның 9 сентябрендә ТР Нурлат муниципаль районының Нурлат шәһәре Советына 19нчы Нурлат-Төньяк бермандатлы сайлау округы буенча өченче чакырылыш депутатын өстәмә сайлаулар үтәчәк

2018 елның 23 августы, пәнҗешәмбе

Бу көнне нинди дә булса сәбәпләр аркасында үз сайлау участогыгызга килә алмыйсыз икән, вакытыннан алда тавыш бирү мөмкинлеге каралган.

Территориаль сайлау комиссиясендә вакытыннан алда тавыш бирү 2018 елның 29 августыннан 4 сентябрьгә кадәр Нурлат шәһәре, Мәктәп ур., 7адресы буенча үтәчәк.

Участок сайлау комиссиясе бинасында (Нурлат шәһәре, Нурлат ур., 8)  вакытыннан алда тавыш бирү 2018 елның 5 сентябреннән 8 сентябрьгә кадәр үтәчәк. Участок сайлау комиссияләренең вакытыннан алда тавыш бирү чорында эш графигы: эш көннәрендә 16.00дән 20.00гә кадәр, шимбә көнне – 8.00дән 14.00гә кадәр.

Вакытыннан алда тавыш бирү өчен сайлау комиссиясенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, анда вакытыннан алда тавыш бирү (ял, командировка, хезмәт һәм уку эшчәнлеге, дәүләти һәм иҗтимагый вазифаларны башкару, сәламәтлек торышы, башка сәбәпләр).

Татарстан Республикасы Нурлат шәһәре  территориаль сайлау комиссиясе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International