Чәршәмбе көнне без дәүләтебезнең иң мөһим сисмволарыннан булган Россия Федерациясе әләме көнен билгеләп үттек. Дәүләт әләме илебезнең бердәмлеген, бәйсезлеген һәм суверенитетын билгели. Шул уңайдан кичен үзәк паркта “Россия – бөек ил” дип аталган бәйрәм концерты үтте, анда районыбызның иҗат коллективлары һәм үзешчәннәре белән бергә Казаннан махсус кунаклар – “Black jack” кавер-төркеме дә катнашты. Бәйрәм программасыннан “Яшь гвардия” активистлары да читтә калмады. Алар “Триколор” акциясе оештырып, шәһәрлеләргә дәүләт әләменең өч төсен чагылдырган тасмалар тараттылар, бәйрәмнең тарихы турында сөйләделәр, ә теләүчеләргә Россия әләме төсләреннән аквагрим ясадылар.
– Без ел саен Россия Федерациясе Дәүләт әләме көнендә катнашабыз, ул бездә зур илебез, ватандашларыбыз өчен горурлык хисләре уята, – дип уртаклашты 8нче мәктәп укучысы Камилла Мифтахетдинова.
Парк буйлап моторлар гөрелтесе, сигналлар һәм биек итеп күтәрелгән Россия әләмнәре белән “Мотолайф” клубы әгъзалары да әйләнеп уздылар. Алар шәһәрдәге чаралардан читтә калмый.
– Без концертны бәйрәм уңаеннан, нурлатлыларга яхшы кәеф бүләк итү, алар тарихны белсеннәр һәм хөрмәт итсеннәр дип оештырдык. Шәһәрлеләрнең чарага килүләре, аның дәүләт бәйрмнәренә битараф булмаулары шатландыра, – ди район башкарма комитеты мәдәният бүлеге начальнигы Ләйсән Нәфыйгина.