Халыклар Дуслыгы йортында “Чыршыкай” һәм Бал корты” балалар бакчаларына йөрүче сабыйлар өчен чара үтте. Анда балалар дәүләт әләме турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белделәр, үзләре дә фикерләре белән уртаклаштылар. Күргәзмәләр белән таныштылар, асфальтта рәсемнәр ясадылар, Россия әләме төсендәге тасмалар алдылар һәм тематик аквагрим ясаттылар. Әлеге очрашу балаларга уңай эмоцияләр бирү белән бергә, аларда Ватанны ярату һәм хөрмәт, аның өчен горурлык хисләре дә тәрбияләде.