Бүген, 22 августта, Россия Федерациясенең Дәүләт әләме көнендә Нурлатта экологик акция үтте. Чирмешән елгасы ярларына “Рус география җәмгыяте” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе вәкилләре килде. Сулыкларны һәм яр буйларын чистарту акциясенә район башкарма комитетының социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова башлангычында мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре белгечләре, волонтерлар, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе вәкилләре кушылды.
Нурлатта мондый чара беренче тапкыр үтте. Экологик акция берничә юнәлеш буенча оештырылды: кемдер чүп үләннәрен чапты, башкалары яр буеннан чүпләрне җыештырды, ә водолазлар сулык төбен чистартты. Экологик акция флешмоб белән дәвам итте, аны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре биредә үк оештырган иде.