Корбан бәйрәме: Нурлат районы мәчетләрендә бәйрәм намазлары укылды

2018 елның 21 августы, сишәмбе

Бүген, 21 августта, мөселманнар изге Корбан бәйрәмен билгеләп үтәләр. Шул уңайдан районның барлык мәчетләрендә дә иртәдән бәйрәм намазлары укылды. Нурлат шәһәренең Кормыш микрорайоны  мәчетендә якын-тирәдәге урамнарда яшәүче мөселманнар җыелган иде, алар арасында өлкәннәр белән бергә яшьләр, шул исәптән балалар да шактый булды. Бәйрәм вәгазьдән һәм  намаздан башланып китте. Аны мәчетнең имам-хатыйбы Габделхак Шәяхмәтов үткәрде. Үзенең вәгазендә имам корбан чалауның әһәмиятен һәм тәртибен аңлатып үтте, җыелучыларны мәрхәмәтле булырга чакырды. Вәгазьдән соң мөселманнар бәйрәм намазы, Коръәннән аятьләр укыдылар, хотбә әйттеләр. Ә аннары өйләренә корбан чалырга ашыктылар. Имам-хатыйб Габделхак Шәяхмәтов сүзләренә караганда. мәхәлләдә корбан чалучыларның саны елдан-ел арта.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International