Бүген район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова Нурлатта яшәүче Мохтар Гата улы Сафинга “Фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды. Мохтар Гатинович 1927 елда Чирмешән районында туган. 1944нче елда 10 сыйныфны тәмалаганнан соң фронтка алына. 254нче укчы полкта хезмәт уза, Җиңү көнен Литвада каршы ала. Сугыштан соң Инстенбург шәһәрендә хезмәткә кала. 1950нче елда Ригадагы сәяси училищега укырга керә, Эстониядә, Чиләбе өлкәсендә хезмәт уза. 29 ел ракета гаскәрләрендә хезмәт итеп, запаска майор званиесендә чыга. Төрле медальләргә ия.