Нурлат яшьләре “О2” спорт-мәдәни проектын тормышка ашыра

2018 елның 17 августы, җомга

Шул көннәрдә Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясенең җирле вәкиллеге “Заречный” лагерендагы “Җәйге РДШ” профиль сменасында ял итүчеләрне “О2” (Кислород) спорт-мәдәни проектында катнашырга чакырды. Очрашуны оештыручылар әйтүенчә, әлеге проект республикадагы мәктәп укучылары өчен милли-спорт чараларын үз эченә ала һәм районнарда тормышка ашырыла.

Ассамблеянең Нурлат районындагы вәкиллеге җитәкчесе Джулия Максюткина балаларны проект белән таныштырды, төрле милләт халыкларының уеннары турында сөйләде, аларда катнашырга чакырды.

22 августта шундый чара “Чияле Алан”да үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International