Бүген, 17 августта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова сугыш ветераны Минзакир Зәкиевич Минсафинга “Фидакарь хезмәт өчен”медален тапшырды. Минзакир Минзәкиевич 17 яшендә армиягә алына. 1944нче елдан Балтыйк буе фронтында укчы бүлекчә командиры булып хезмәт итә. Яралана. Дәваланганнан соң Ленинград фронтында сугышуын дәвам итә. 1956 елда Мәскәүдән демобилизацияләнә, Нурлатка кайта, төрле җаваплы вазифаларны башкара.