“Чык тамчысы” балалар бакчасында ДПС посты урнаштырдылар

2018 елның 16 августы, пәнҗешәмбе

“Чык тамчысы” балалар бакчасында балалар юл йөрү кагыйдәләренә иртә яшьтән өйрәтелә башлый. Күптән түгел юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау һәм юл-транспорт һәлакәтләрен профилактикалау максатыннан балалар бакчасының уен мәйданчыкларына яңа җиһазлар урнаштырылды. Бу – “ДПС посты”, “Заправка” һәм “Автомобиль”.

Шул уңайдан бакчага кунаклар – ТР Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт учреждениесенең Нурлаттагы территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова һәм ЮХИДИ инспекторы Марат Нуруллин килгәннәр иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International