Чара бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә Хөкүмәт йортында узды. Утырыш эшендә район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова катнашты. Утырыш тәмамланганнан соң тема буенча сөйләшү Нурлатта дәвам итте. 6 ай эчендә алкоголь һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге законнарны бозуның 10 факты ачыкланган. Нурлат үзәк хастаханәсенең наркология кабнетында алкоголь бәйлелеге белән исәптә 96 кеше тора.