“Заречный“да “Шәп очрашулар“ үтте

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

“Заречный“ның  профильле сменасында катнашучылар янә лагерьның үзәк мәйданына  җыелдылар. Бу юлы аларны республиканың балалар иҗтимагый һәм төбәк оешмалары вәкилләре белән “Шәп очрашулар“ көтә иде.

Тантаналы линейка вакытында  кунаклар балаларга позитив  һәм күңелле кәеф теләделәр. Нурлат укучылары балалар берләшмәләренең эшен кунаклар игътибарына тәкъдим иткәннән соң,  аралашу модуль мәйданчыкларында дәвам итте.

– Бүген мин балалар белән очрашуга килдем, - дип сөйләде Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең Татарстандагы  координаторы Мария Кропотина. - Моннан тыш, сезнең районда Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен тормышка ашыручы балалар һәм педагоглар өчен берничә мастер-класс үткәрәчәкбез.

Дүрт мәйданчыкның берсендә экологик хәрәкәт эше белән балаларны Казан шәһәренең экология – биология үзәге директоры Диләрә Галиева таныштырды, ул безнең шәһәр укучыларының бу юнәлештә яхшы нәтиҗәләре булуын билгеләп үтте.

-Экология олимпиадасы җиңүчесе буларак, мин бу юнәлештәге төрле конкурсларда  катнашам. Безнең мәктәп – республиканың эко-лидеры һәм Россия Федерациясенең эко-оскары җиңүчесе, - дип горурланып сөйләде шәһәрнең 3нче урта мәктәбе укучысы Дмитрий Еремеев.

Бу вакытта өченче мәйданчыкта да эшләр җанлы барды. Биредә балалар игътибарына  медиа-мәгълүма юнәлешендәге эш тәкъдим ителде. Әлеге мәйданчыкның кураторы Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең  Татарстан төбәк бүлеге берләштерелгән Республика Советы рәисе Дамир Мөхәммәтҗанов иде.  Дүртенче мәйданчыкта үз эшен Татарстан Республикасы Иреклеләр үсеше үзәге директоры урынбасары Александр Жаринов  алып барды.  Александр Владимирович үз эшен республикадагы иреклеләр үзәге эше турындагы видеофильмнан башлады, аннан киләсе уку елына планлаштырылган эре, масштаблы чаралар һәм проектлар белән таныштырды.

“Заречный“да  кызыклы вакыйгаларга бай булган чираттагы  чара азагына якынлашты.  Сменада катнашучылар бераз арысалар да, шатланышып корпусларына таралыштылар. Бүгенге мәгълүматлар, план һәм идеяләр Россия мәктәп укучылары хәрәкәтен алга таба үстерүдә, тормышка ашыруда ярдәм итәр дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International