Нурлатта яшь картингчылар күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Бүген, 15 август көнне, шәһәрнең үзәк мәйданында гадәти булмаган мохит хөкем сөрде – ДОСААФның Нурлат бүлеге каршында эшләп килүче “Сокол” картинг клубы әгъзалары күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр. Бүгенге көндә әлеге клубта 7 яшьтән 14 яшькә кадәрге  10лап бала шөгыльләнә. Алар дәресләрдә картинг клубы җитәкчесе Ленар Гарифуллин җитәкчелегендә теоретик һәм гамәли белемнәр алалар. Үзәк мәйданда әзерләнгән махсус мәйданчыкта клуб әгъзалары башкарган төрле фигуралар, аларның машина йөртү осталыклары башка малай-кызларны да кызыктырды. Күпләр үзләре дә руль артына утырып, картингларны йөртеп карарга теләк белдерде.

Чараны үткәрүнең инициаторы – ТР Юл хәрәкәте иминлеге ДБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова әйтүенчә, чараны үткәрүнең төп максаты да – Нурлатта картинг спортын популярлаштыру, балаларда кечкенәдән юлларда үз-үзеңне тоту культурасы булдыру. Азактан территориаль идарә белгечләре һәм ЮХИДИ инспекторлары барлык катнашучыларга да ут кайтаргыч элементлар өләштеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International