Бүген Нурлат районында яшәүче ике ветеранга “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшырылды.
Алар инде 90ны узган. Нурлатта яшәүче Алексей Николаевич Осипов һәм Якушкинода гомер итүче Алексей Николаевич Дмитриевны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова котлады. Әлфия Салиховна аларга батырлыклары һәм чыдамлыклары өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм иминлек теләде.