Нурлат районының Бөек Ватан сугышы ветераннарына “Фидакарь хезмәт өчен” медальләре тапшыру дәвам итә

2018 елның 15 августы, чәршәмбе

Район башкарма комитетының мәгариф бүлеге җитәкчесе Линар Маняпов Бөек Ватан сугышында катнашкан 98 яшьлек ветеран Вазыйх Кыямовка “1941-1945 еларда Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен” медален тапшырды.

- Мәскәүдән Берлинга кадәр юл уздым, Җиңүдән соң ике ел Гермниядә хезмәт иттем, - дип хатирәләре белән уртаклашты Вазыйх Кыямов.

Линар Нурисламович ветеранга батырлыгы һәм чыдамлыгы өчен рәхмәт белдереп, сәламәтлек һәм иминлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International