Бүген, 14 августта, “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагереның профильле сменасында Юл хәрәкәте иминлеге ДБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районындагы ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре балалар белән очрашу үткәрделәр. Балалар “Юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлыйм” уенында, “Куркынычсызлык әлифбасы”, “Велосипед җый”, “Юл билгесе”, “Яңа билге уйлап тап” конкурсларында актив катнаштылар. Күңелле уеннар барышында алар юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерделәр һәм призлар алдылар.