Наил Хәйбуллин КФХсы тәҗрибәсе белән алдыра

2018 елның 14 августы, сишәмбе

Районда урып-җыю эшләре барлык мәйданның 65 процентында башкарылган. Барлыгы  73 мең 500 тоннадан артык бөртеклеләр суктырып алынган. Уртача уңыш гектарыннан 33,9 центнер чыга. Һава торышы көйле торганда, район игенчеләре урып –җыю кампаниясен Республика көненә тәмамларга  да планлаштыралар.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык –төлек идарәсе мәгълүматларыннан күренгәнчә, “Аграрий“  хуҗалыгында  урып –җыю эшләре тулысы белән тәмамланган. “Сөләйманов Ә.И“ КФХсында, “Южная“ агрофирмасы һәм “ИРС“ хулыкларында уҗым бодае  җыеп алынган, бу көннәрдә арпа суктыру да ахырына якынлаша.

Наил  Хәйбуллин КФХсы да 200 гектардан артык мәйданда урып-җыю эшләрен башкарып, 14 августка урып – җыю эшләрен төгәлләде. Моннан 9 ел  эшне башлаган фермер хуҗалыгы быел да районда беренчеләрдән булып үстерелгән игеннәрне җыеп алуга ирештеләр .

-Планлаштырылган срокка  урып – җыю эшләрен төгәлләдек, - дип каршы алды безне фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе Наил Хәйбуллин.  – Бу – бергә эшли торган командабызның уртак хезмәте. 210 гектар җирдәге урып – җыю эшләрен 4 кеше хезмәте белән башкарып чыктык. Хуҗалыктагы югары уңышны – гектарыннан 52 центнер, Наил Хәйбуллин Ходайның ярдәм бирүе дә, дип саный әле.  Җитәкче әйтүенчә, быел иң уңышлы елларның берсе булган.

45 ел гомерен механизатор хезмәтенә багышлаган Зирекледән Хәмит Хуҗиәхмәтов лаеклы ялда булуына карамастан, КФХда ул киңәше һәм эше белән дә ярдәм итә.

-17 ел пенсиядә булсам да, өйдә утыра алмыйм мин, - ди Хәмит Хуҗиәхмәтов. – Биредә барлык технологияләрне исәпкә алып эшлиләр биредә, шуңа иген уңышы бик мул. Көзен чәчкәндә җирне җиренә җиткереп эшкәртәләр, язын вакытында чәчәләр, тукландыралар, чүп үләннәренә каршы эшкәртәләр. Ә нәтиҗәсе – күз алдында. Бүгенге көндә хезмәт хаклары, салымнар түләнгән,  бернинди бурычлары юк.  

Фермерлык хуҗалыгында эшәүчеләрнең  һәркайсында – игенче хезмәте белән горурлану хисе сизә­сең. Икмәк үстерү –  иң кирәкле, иң хөрмәтле эш, диләр биредә. Әнә, Фома авылыннан килеп эшләүче тагын бер тәҗрибәле механизатор  Вазыйх Гомәров   иртә таңнан кичке ка­раңгыга ка­дәр МТЗ тракторы штурвалы артында. Ул да бар гомерен техникага багышлаган. 10 яшеннән трактор руле артына булган Вазыйх Гомәровның техникасы да сынатмый.

-Үзебезгә  даими игътибар булуын тоеп яшибез һәм эшлибез, - ди Зирекленең иң булдыклы егете, хуҗалыкның алдынгы механизаторы  Сәлимҗан Мотыйгуллин да шөкерана итеп.- Хезмәт хакы да яхшы, терлек азыгы, печән, фураж белән без ел әйләнәсенә тәэмин ителәбез. Мондый мөмкинлекләр булганда, шатланып эшлисең.

КФХда бер эш икенчесенә ялганып бара. Ындыр табагында эшләр дәвам итә, җиләр дә сөрелә. Инде  көзге культураларны чәчә башлаганнар. Менә шулай һәр көннең кадерен белеп, тырышып эшлиләр Наил Хәйбуллин КФХсында, ә эшләгән кешенең өстәлендә ашы да, киләчәк көнгә ышанычы да бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International