Районда киләсе ел уңышына нигез салу эшләре башланды. Көзге чәчү эшләре “Сөләйманов Ә.И“ КФХсында, “Южная“ агрофирмасы һәм “ВЗП Билярск“, "Нурлат-сөте" җәмгыятләре басуларында бара.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Рәфис Ганиев әйтүенчә, бүгенге көндә 500 гектардан артык мәйданда көзге культуралар чәчелгән инде. Район буенча 17 мең 500 гектар мәйданда көзге чәчү үткәрү планлаштырыла.