Бүген, 14 августта, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында видеоконференция режимында Татарстанда урып-җыю кампаниясе мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
ТРда 1,5 млн гектар урып-җыю мәйданнарының 640 мең гектары, ягъни планның 43 проценты җыелган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында үткән брифинг барышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Республика кырларында төрле модификацияле 2,3 мең комбайн эшли. Көненә 110 тоннадан алып 120 тоннага якын бөртек суктырыла.
– Август – авыл хуҗалыгы өчен иң кызу чор. Өченче атна инде бөртекле культураларны урып-җыю, азык әзерләү, уҗым культураларын чәчү, 2019 елга чәчүлек җирләрен эшкәртү бара, – диде Марат Әхмәтов.