“Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре “Мин репортер” дип аталган мастер-класс үткәрделәр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Бүген, 13 августта, “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Нурлат-информ” вәкилләре “Россия мәктәп укучылары хәрәкәтенең җәйге мәктәбе” дүртенче профильле сменасы катнашында мастер-класс үткәрделәр. Балалар “Татмедиа” АО филиалы җитәкчесе Резедә Гиняеваның чыгышын зур игътибар белән һәм кызыксынып тыңладылар. Сайт редакторы Алинә Миронова һәм видеооператор Рушат Җәлалов композицияләрне дөрес иттереп тәзергә өйрәттеләр, өйрәнчек фотографлар һәм видеооператорларга хас булган хаталарны күрсәттеләр. Композицияләрнең төп кагыйдәләрен исәпкә алмыйча төшерсәң, искиткеч гүзәл пейзаж да тонык чыгарга мөмкин бит. Булачак корреспондент Адилә Вәлиеваның “Ничек журналист булырга” дип аталган чыгышы да кызыклы булды. 
Балаларга өй эше дә бирделәр, газета конкурслары турында сөйләделәр, “Яшь журналист мәктәбе”нең ачылуын да игълан иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International