Нурлатта юбилярны 90 яшьлеге белән котладылар

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Кичә, 12 августта, нурлатлы Антонина Григорьевна Калашниковага 90 яшь тулды. РФ Президенты Владимир Путин, район җитәкчелеге исеменнән юбилярны туган көне белән котларга район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова килгән иде. Ул Антонина Григорьевнага сәламәтлек теләп, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 
Антонина Григорьевна Аксубай районының Никольское авылында туып-үскән. Тыл хезмәтчәне. 
Антонина Калашникова гаиләсендә 8 бала үскәннәр. Башлангыч мәктәпнең 3 классын тәмамлаган. Гаиләдә өлкән бала буларак бар авырлык аның җилкәсенә төшкән, урман кисүдә дә катнашкан. Бүгенге көндә берүзе гомер кичерә. Гомере буе ашханәдә эшләгән, лаеклы ялга да шуннан киткән. Бер ул тәрбияләп үстергән, ике оныгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International