Богдашкинода Физкультурачылар көнен билгеләп үттеләр

2018 елның 13 августы, дүшәмбе

Ялларда биредә гаиләлеләр һәм буйдаклар командалары арасында футбол матчы узды. Алдагы елларда яшьләр җиңелә торган булса, быел буйдаклар көндәшләренә караганда өлгеррәк булып чыкты. Матч алар файдасына 5:3 исәбе белән тәмамланды. 
Уеннан соң балалар өчен җиңел атлетика буенча ярышлар булды. Авылның яшь спортчылары 100 метр дистанциягә йөгерделәр. Җиңүчеләрне һәм призерларны авыл җирлеге башкарма комитетыннан грамоталар һәм иганәчеләрдән истәлекле сувенирлар белән бүләкләделәр. Бәйрәм ахырында барысы да баллы тәм-томнар белән сыйланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International