10 августта авыр тормыш хәлендә булган гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар Яр Чаллы шәһәрендәге “Саулык” лагерена китте. Алар анда 30нчы августта кадәр ял итәчәк. Юлламалар ел дәвамында түләүсез бирелә, моның өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.