“Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагеренда “Аҗаган” үтте

2018 елның 12 августы, якшәмбе

Бүген, 12 августта, “Заречный” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында “Аҗаган” үтте. Чара “Хәрби туганлык” оешмасы әгъзалары тарафыннан оештырылган иде. Хәрби-патриотик юнәлеш кысаларында “Россия мәктәп укучылары хәрәкәте” профильле сменасында катнашучылар “Легенда” эзтабарлар отряды эшчәнлеге белән дә танышты. Уеннарда 5 малайлар һәм 4 кызлар командалары катнашты. Программада һава мылтыгыннан ату, граната ату һәм киртәләрне үтә бар иде. Ахырдан балалар байк-шоу карадылар. Түләүсез батутта сикерү мөмкинлеге дә булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International