14 августта Нурлат халкын һәм кунакларны Кама аръягы һәм Нурлат шәһәре төбәк музеенда көтеп калалар.
Бу көнне анда Бөтендөнья фотография көне уңаеннан “Тукта, мизгел” күргәзмәсе эшләячәк. Моннан тыш, музей фондлары белән дә танышырга мөмкин. Шул ук көнне җирлекара үзәк китапханә “Яңа китаплар дөньясында” дип аталган күргәзмә-сюрприз оештыра. Китап яратучылар өчен 15.00дә шәһәр Мәдәният сараенда “Невеста” фильмы да күрсәтеләчәк.