Һөнәри бәйрәмегез - Төзүчеләр көне уңаеннан ихлас теләкләрне кабул итеп алыгыз.
Яшәешебездә төзүче хезмәтенең әһәмияте бик зур. Сезнең хезмәтегез бәрабәренә яңа торак йортлар сафка баса, мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр ремонтлана, спорт объектлары, юллар төзелә. Нурлатның архитектур йөзе үзгәрә - шәһәр үсә, төзекләндерелә. Бездә хәзер мөһим социаль объектлар һәм гаилә белән актив ял итү урыннары да бик күп.
Төзелеш тармагында эшләүчеләрнең хезмәте нәтиҗәсендә шәһәрнең архитектур йөзе генә уңай якка үзгәреп калмыйча, район халкының яшәү шартларын яхшырту өчен дә мөмкинлекләр барлыкка килә. Осталыгыгыз, үзегез сайлаган һөнәргә тугрылык саклавыгыз өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Сезгә гаилә бәхете, сәламәтлек, тормыш нигезегезнең ныклы булуын, уңышлар телим.
Алмаз ӘХМӘТШИН