Нурлатта Физкультурачылар көне билгеләп үттеләр

2018 елның 11 августы, шимбә

Август аеның һәр икенче шимбәсендә бөтен Россиядә Физкультурачылар көне билгеләп үтелә. Нурлатта ул бүген шәһәр стадионында үтте һәм барлык спорт яратучыларны үзенә җыйды. 
Физкультурачылар көне уңаеннан биредә оештырылган “Спорт, син – тормыш!” бәйрәменә җыелучыларны район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова, район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасарлары Линар Маняпов һәм Әлфия Галәветдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин сәламләделәр. Алар һәркемне әлеге бәйрәм белән котлап, ярышларда уңышларга ирешүләрен теләделәр. Шулай ук бер төркем спортчыларга Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары һәм ГТОның алтын билгеләре тапшырылды. 
Ярышлар масскүләм, күңелле һәм көндәшлек рухында үтте. 100әр метрлы эстафетада 9 команда катнашты. Нәтиҗәдә, иң яхшы күрсәткеч белән богдашкинолылар җиңеп чыкты. Икенче урында – мәгариф бүлеге, өченчедә – Г.Хөсәенов исемендәге Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе. Җиңел атлетика буенча эстафета барганда футбол кырында УТТ һәм “Зүзәйнефть” командалары ярышты. УТТ командасы җитезрәк һәм көчлерәк булып чыкты, көндәшләрен ул 2:1 исәбе белән җиңде. 
Тынычрак спорт төрләрен сөючеләр шахмат һәм шашкада көчләрен сынады. Теләүчеләр өчен ГТО нормаларын тапшыру да оештырылган иде. 
Җиңүчеләргә грамоталар һәм акчалата бүләкләр бирелде. “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсе “Сәламәт киләчәк” федераль проекты кысаларында шахмат буенча җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International