Нурлатның “Актив озын гомер” проектының иҗади юнәлеше уңыш казана

2018 елның 11 августы, шимбә

Бу хакта өлкән буын вәкилләре белән очрашуда халыкны социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентәева сөйләде. 
- “Гармония» халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Оста куллар” һәм “Чакырырга рөхсәт итегез“ клублары эшли. 
“Оста куллар” – ул өйдә оештырылучы клуб. Әлеге түгәрәк Үрнәк авылы халкы өчен булдырылган. Алар белән Рәхимә Бобакулова шөгыльләнә, хатын-кызларны гамәли-декоратив иҗат нигезләренә өйрәтә, – дип “Актив озын гомер” проектының иҗади юнәлешләре белән таныштырды Оксана Терентьева. – “Чакырырга рөхсәт итегез“ клубы шәһәрдә эшли. Ул аралашырга яратучы һәм вакытларын файдалы итеп үткәрергә теләгән актив пенсионерларны берләштергән. Клуб эшчәнлегенең юнәлеше – биюләргә өйрәтү, 
әдәби кичәләр һәм психологик тренинглар үткәрү. 
– Без барлык теләүчеләрне “Өмет“ клубына чакырабыз. Ул Халыклар дкслыгы йортында эшли. Анда катнашучылар белән кичәләр үткәрәбез, иҗат блән шөгыльләнәбез, аралашабыз, - дип сөйләде Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева. 
– Безнең ишекләр дә һәрвакыт ачык, – дип чакырды шәһәр Мәдәният йорты директоры Гөлнара Исхакова. – Бездә “Родник“ һәм “Сердәш“ ансамбльләре шөгыльләнә. Һәр дүшәмбе 13 сәгатьтә актив пенсионерлар өчен биюләр үткәрелә. 
Район мәдәният учреждениеләренең һәркайсында – Мәдәният йортларында, китапханәләрдә барлык яшь категориясендәге кешеләр өчен мавыгулар клублары эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International