Иртәгә төзүчеләр, проектлаучылар, архитекторлар, төзелеш индустриясе хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Төзүче һөнәре – җәмгыятьтә иң кирәкле, иң хөрмәтле һөнәрләрнең берсе. Аның хезмәт нәтиҗәсе белән шәһәр-авылларыбызның йөзе матурая, халыкның тормыш дәрәҗәсе яхшыра. Төзүчеләр кулы белән салынган объектлар халыкның тормышын тагын да уңайлы итә. Шушы армас-талмас куллар районыбызда планлы төзелеш алып бара, капиталь ремонт үткәрә һәм социаль әһәмияткә ия объектларны реконструкцияли, урам, ишегаллары, паркларны төзекләндерә.
Авыл хуҗалыгындагы урып-җыю эшләре кебек үк, төзүчеләр өчен дә һөнәри бәйрәмнәре кызу эш өстенә туры килә. Чираттагы эшче киңәшмә кысаларында Алмаз Әхмәтшин әлеге һөнәрнең мөһимлеген билгеләп, бер төркем алдынгыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бүләкләнүчеләр арасында “Преспектива” җәмгыяте прорабы Айназ Гайнуллин, “Новый дом”нан мастер Анатолий Алексеев, “Татнефтедор” НУАДыннан бульдозер машинисты Геннадий Максимов, “Домстрой” СК” баш инженеры Илгиз Билданов бар иде.
– Сез – иң һөрмәтле һөнәр ияләре. Яңа, матур биналарга карап, моны шул оешма төзеде, дип телгә алалар. Яңа юллар, яңа йортлар өчен халык рәхмәт укый. Сез безнең район өчен бик кадерле, киләчәктә дә хезмәтегез белән безне сөендереп торырсыз, – дип ышанычын һәм рәхмәт сүзләрен белдерде ул.
Районыбызның төп тармагы авыл хуҗалыгы булса да, ул төзелештән башка яши алмый. Төзелеш – районда әйдәп баручы икенче зур тармак, халыкны эш белән тәэмин итүче өлкә. Район җитәкчелеге республика программаларыннан нәтиҗәле файдалану яклы. Бүгенге көндә район барлыгы 28 республика программасында уңышлы катнашып килә. Агымдагы елда 16 күпкатлы йорт, “Тирмәкәй” балалар бакчасы капиталь ремонтлана, Яңа Әлмәт, Яңа Әмзә авылларында, Чишмә поселогында ”Авылны су белән тәэмин итү” программасы эшли. 16 торак пунктта урам яктыртуын торгызу буенча эшләр бара. Елаур, Фома, Мамык мәктәпләренең котельня җиһазлары яңартыла. Урта Камышлы авылында авыл җирлеге Советы бинасы төзелеп бетеп килә, моннан тыш, биредә ФАП төзелеше дә планлаштырылган. Кәкре Атауда мәдәният йорты, ветеринар берләшмә биналары капиталь ремонтланды, Салдакайда МФЦ файдалануга тапшырылды, Нурлат картлар һәм инвалидлар йортында капиталь ремонт эшләре төгәлләнү стадиясендә, “Спорт” паркында эшләр бара, Единение һәм Иске Авыл торак пуктларында газлаштыру эшләре башкарылачак. Шәһәрдә ЗАГС бинасы төзелә. Районда 3 спорт мәйданчыгы төзелде. Моннан тыш, районда торак төзелеше дәвам итә, “Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү” программасы гамәлдә, җирле һәм регионаь автомобиль юлларында эшләр планлаштырлган. Үләт базларын тәртипкә китерү буенча эшләр башкарыла. Болар – башкарылган һәм эшләнәсе эшләрнең кайберләре генә. Җирле программалар да гамәлдә. Алар буенча да планлы эшләр дәвам итә. Район җитәкчелеге төзелеш өлкәсендә алга таба тагын да зуррак максатлар куя.
– Коллектив бербөтен, бер-беребезне аңлап, кайгы-шатлык килгәндә уртаклашып эшлибез, – ди район җитәкчелегенең Рәхмәт хатына ия булган “Домстрой” СК” баш инженеры Илгиз Билданов. – Гомернең күп вакыты эштә үтә. Бер гаиләдәй эшләгәндә, авыр хезмәт тә җиңел тоела.