“Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге эшли торган балалар белән “Style” программасы кысаларында ачык һавада чара үткәрелде. Ул Физкультурачы көненә багышланды. Балалар белән зарядка рәвешендә физкультминутка үткәрделәр, аннан соң бадминтон уйнадылар, канат тарттылар, скакалкада сикерделәр. Ахырдан ике командага бүленеп, футбол уйнадылар. Чарада катнашучы балалар күтәренке кәеф алып, команда рухын ныгыттылар.