Бүген, 10 августта, Нурлатта яшәүче Мингөл Зәйдулла кызы Шәйхиева 90 яшьлеген билгеләп үтә. Тыл хезмәтчәнен юбилее белән район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова котлады.
Мингөл Зәйдулла кызы Шәйхиева Красноярск шәһәрендә туган. Кызга 6 яшь булганда әнисе вафат була. Аны тәрбиягә алып, Бөгелмә районының Татар Дымы авылына алып китәләр, анда ул башлангыч сыйныфның 3 классын тәмамлый. 18 яше тулгач, Мингөл Зәйдулла кызы Шәйхиева туган ягына китәргә карар кыла, анда ашханәдә хезмәт куя. Бер елдан соң Себергә эшләргә килгән Чирмешән егете белән таныша. Алар бергә 12 ел гомер кичерәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Мингөл апа гомере колхозда хезмәт куя. Хәзер ул Нурлатта кызында гомер кичерә. 6 оныгы, 10 онычыгы бар.