1 сентябрьгә санаулы көннәр калып бара. Әти-әниләр, укучылар җиң сызганып, яңа уку елына әзерләнә: мәктәп кирәк-яраклары, уку киемнәре сатып ала. Мәктәпләр исә укучыларны
кабул итәргә әзерләнә. 1нче сентябрьдә районда парта артына 6181 укучы утырачак, аларның 670е – мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүчеләр, ә балалар бакчаларына 2750 бала киләчәк.