Бүгенге көндә районда пенсия яшендәге 13870 кеше яши, аларның 2026сы физик тәрбия һәм спорт белән системалы шөгыльләнә, 3980е актив тормыш алып бара һәм эшләүләрен дәвам иттерә. Районда 255 спорт объекты бар. “Актив озын гомер” проектын тормышка ашыру кысаларында өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен стадионнарда һәм паркларда сәламәтләндерү дәресләре үткәрелә. Теләүчеләр өчен даими төркемнәр оештырылды, тренерлар билгеләнде. Болар – спорт ветераннары Валерий Трофимов, Анатолий Евлентьев, Евгений Янилкин, шулай ук шәһәрнең спорт мәктәпләре укытучылары. Шул ук вакытта бассейнга йөрү һәм тимераякта шуу өчен ташламалы тариф билгеләнгән.