Өлкән яшьтәге нурлатлылар өчен программа

2018 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Дүшәмбе
Скандинавия йөрүе дәресләре. Очрашу урыны – шәһәр үзәк паркы. Вакыты: иртәнге 6дан 7гәчә, шулай ук кичке 18дән 19гача.
Шәһәр Мәдәният сараенда 80нче еллар биюләре. Башлана 13 сәгатьтә.
 

Сишәмбе
Шикәрчеләр микрорайонында футбол. Футбол яратучыларны билгеләнгән урында кичке 18 сәгатьтә көтәләр.

Чәршәмбе
Спортның бу көне Төньяк – Көнчыгыш микрорайон стадионында узачак. Биредә сәгать 18дән 19гача футбол, җиңел атлетика һәм спорт йөрүе буенча дәресләр узачак. 

Пәнҗешәмбе
Иртәне шәһәр паркында скандинавия йөрүе белән башлыйбыз. Файдалы йөрүләрдә катнашучырга теләүчеләрне тренер 6 сәгатьтә көтә. Аннан шикәрчеләр микрорайонының “Дуслык“ скверында традицион зарядка старт ала. Төп капка янында җыелу вакыты 7 сәгать 30 минутта. Көн азагында янә үзәк паркта очрашабыз. 18дән 19гача скандинавиячә йөрү.
 

Җомга 
Тимер юлчылар микрорайонында яшәүчеләр өчен фитнес. Дәресләр универсаль спорт мәйданчыгында узачак. Башлана 17сәгать 30 минутта.
 

Шимбә
Спорт графигына Яшьлек микрорайонында яшәүчеләр кушыла. Шәһәрнең 4нче урта мәктәбе территорясендә урнашкан яңа спорт мәйданчыгында Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар –үсмерләр спорт мәктәбе тренерлары җиңел атлетика буенча дәресләр үткәрәчәк.

Якшәмбе
18дән 19сәгатькәчә “Ледок“ спорт Сараенда тимераякта шуу. Дәресләр түләүсез. 
Көн саен – су процедуралары. Галимҗан Хөсәенов исемендәге балалар –үсмерләр спорт мәктәбе бассейны 12дән 13 сәгатькәчә өлкәннәр өчен ташламалы тариф буенча эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International