Нурлатта яшьләр сәясәте мәсьәләләрен уртага салып сөйшәтеләр

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген, 8 агустта, Алмаз Әхмәтшин рәислегендә район һәм шәһәр яшьләре вәкилләре белән түгәрәк өстәл узды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары Әлфия Галәветдинова, Линар Маняпов, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Әнәс Нәбиуллин катнашында үткән киңәшмәгә районның актив яшьләре, аерым алганда, Нурлат районы Советы каршындагы яшьләр парламенты, “Бердәм Россиянең Яшь Гвардия” җирле бүлечәсе, “ТатРИТЭКнефть” ТППсы, НПБР кебек эре предприятиеләрнең яшьләр оешмалары вәкилләре, “Факел” футбол командасы әгъзалары, шәхси эшмәкәрләр һәм башкалар чакырылган иде. 
Киңәшмә ачык диалог форматында үтте. Сөйләшү юнәлешен Алмаз Әхмәтшин билгеләде. Ул яшьләргә шәһәрдә яңа Яшьләр үзәге ачылуга кагылышлы теләкләрен җиткерергә тәкъдим итте. Бүгенге көндә үзәкнең интерьер дизайны һәм конструкцияләр планнары эшләнгән. Биредә яшьләрнең ялы өчен генә түгел, кызыклы түгәрәкләрдә шөгыльләнү өчен дә мөмкинлекләре булачак. Бизнес вәкилләренә дә шартлар тудырылачак. Киңәшмәдә шулай ук район территориясендә балалар һәм яшьләр иҗтимагый оешмаларының эшчәнлекләре дә яктыртылды. 
Очрашуда ТР Предриятиеләре һәм оешмалары яшьләр берлеге рәисе урынбасары Камил Сәлимгәрәев тә бар иде. Ул районның эре предприятиеләрендә яшьләр оешмалары төзү идеясе белән чыкты. Нурлатлылар эшче яшьләрнең җирле берлеген төзү фикерен дә куәтләделәр. 
Районда яшьләр сәясәтенә зур игътибар бирелә, яңа спорт объектлары төзелә, төрле чаралар оештырыла һ.б. Һәм Нурлат яшьләре күтәрә торган сорауларның җирле хакимият вәкилләре тарафыннан яклау табуы бик сөенечле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International