Нурлат авторы Сергей Есенин исемендәге әдәбият премиясе номинантлары арасында

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Җирле автор Антонина Халипаның шигырьләре 2018 елда Сергей Есенин исемендәге әдәбият премиясенең конкурс альманахында басылган. 
Әлеге премия 2015 елда бөек рус шагыйренең 120 еллыгы уңаеннан Россия язучылар берлеге тарафыннан оештырылган. Аның кысаларында Сергей Есенин иҗатындагы темаларны дәвам иттерүче сәләтле авторлар бүләкләнә. Оештыру комитеты рәисе Дмитрий Кравчук Антонина Халипаны премия номинантының истәлекле дипломы белән билгеләп үткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International