Нурлатта юбилярны котлаганнар

2018 елның 8 августы, чәршәмбе

Бүген, 8 августта, тыл хезмәтчәне Нәфисә Хәмидулла кызы Хәсәнҗановага 90 яшь тулды. 
Район башлыгы урынбасары Флюра Ногманова юбилярны РФ Президенты Владимир Путин һәм Алмаз Әхмәтшин исеменнән туган көне белән котлап, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре җиткерде. 
Нәфисә Хәсәнҗанова Түбән Нурлат авылында туып-үскән. Кияүгә чыкканнан соң, Нурлат шәһәренә күченеп килгән. Бөтен гомерен Нурлат район башкарма комитетында экономист булып эшләгән. Өч кыз тәрбияләп үстергән, 7 оныгы, 10 оныкчыгы бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International