“Гармония” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “Оста куллар” клубы эшләп килә. Аның актив әгъзалары – үзәк хезмәт күрсәтә торган өлкәннәр. Алар яңа дәресләрне зур түземсезлек белән көтеп ала. Чөнки нәкъ менә клубта алар үз осталыкларын күрсәтү мөмкилеге алалар һәм чын күңелдән аралашалар. Табигый материалларны җыю авырлык тудырмый. Чөнки авыл бик матур урында урнашкан – якында гына урманнар, болыннар, ә анда күптөрле чәчәкләр үсә. Клубның чираттагы дәресендә аның әгъзалары флористика белән шөгыльләнде – болын, кыр чәчәкләреннән букетлар ясадылар. Ромашкадан кәрзиннәр дә бик матур булды. “Файдалы ял, күңелгә ятышлы аралашу – боларның барысы да өлкәннәр өчен зур роль уйный”, – дип белдерде социаль эш буенча белгеч Ирина Киргизова.