Халыкара светофор көне кысаларында ТР Юл хәрәкәте иминлеге ДБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсе районның “Волонтер” иреклелек үзәге белән берлектә “Имин зебра” акциясе үткәрде. Бер төркем волонтерлар Карл Маркс һәм Гыйматдинов урамнары киселешендә административ законлылыкны үтәү буенча инспектор Николай Самойлов ярдәмендә туктатылган машина йөртүчеләргә, шулай ук җәяүлеләр юлыннан чыккан нурлатлыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үз эченә алган төрле сораулар бирделәр, дөрес җаваплар өчен “Юлда үз-үзеңне ничек тотарга” дип аталган белешмәлекләр, ут кайтаргыч элементлар һәм баллы бүләкләр тапшырдылар.
– Әлеге акциянең төп максаты – машина йөртүчеләрне һәм җәяүлеләрне юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җәлеп итү, бер-берләренә карата ихтирамлы, толерантлы мөнәсәбәт булдыру. Барлык юл хәрәкәте кагыйдәләре үтәлсә, юл-транспорт һаләкәтләре дә булмас иде, – диде ТР Юл хәрәкәте иминлеге ДБУсының Нурлат шәһәрендәге территориаль идарәсенең профилактика бүлеге начальнигы Гөлфия Гыймалетдинова.
Сораулар гади булса да, акциядә катнашучыларның бик азлары гына барысына да дөрес җаваплар бирде. Шуларның берсе Рәшит Хәсәншин булды. 76 яшьлек нурлатлы 1961 елдан бирле руль артында, һәм бүгенге яшьләргә һөнәрмәнлеге ягыннан да, белемнәре буенча да зур үрнәк күрсәтерлек.