Универсаль спорт мәйданчыгы: кышын – хоккей, җәен – футбол

2018 елның 6 августы, дүшәмбе

Универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасы кысаларында Нурлатта яңа хоккей тартмачыгы  пәйда булды. Кышын да, җәен дә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә торган ул мәйданчык  Төньяк – Көнчыгыш микрорайонда, стадион янәшәсендә урнашкан.  Биредә эшләр 12 июньдь башлаган иде, якын арада аларны тегелләргә планлаштыралар. Әлегә подрядчы оешма универсаль мәйданчык янәшәсендә чишенү бүлмәләре, трибуналар урнаштыру һәм төзекләндерү эшләре белән мәшгуль.

 -Ул гадәти генә хоккей тартмачыгы түгел, аларның уен кырына резина түшәләчәк, - район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Илнур Бәхтияров. - Бу - аны кышын да, җәен дә файдаланырга мөмкинлек тудырачак. Биредә кышын – хоккей, фигурлы шуу белән шөгыльләнсәләр, җәен – мини – футбол, баскетбол, волейбол уйнап булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International