Кичә, 5 августта, Чишмә поселогында яшәүче Сахибелбәян Хәбибулла кызы Яруллинага 90 яшь тулды.
Социаль яклау бүлеге начальнигы Оксана Терентьева юбилярны туган көне белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның һәм район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшинның да тәбрикләү сүзләрен җиткерде, сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен рәхмәт әйтте.