Бүген, 2 августта, район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин “Тирмәкәй” балалар бакчасындагы капиталь ремонт эшләренең барышы белән урында танышты. Биредә ремонт эшләре ахырына якынлашып килә инде, күпчелек эшләр башкарылган. Объект белән танышу барышында Алмаз Әхмәтшин төзүчеләрне эшләрне план-график буенча алып барырга һәм капиталь ремонтны вакытында төгәлләргә өндәде.