Шәһәр паркында барлык теләүчеләр өчен дә һәр пәнҗешәмбе 6.00-7.00дә һәм 18.00-19.00дә скандинавиячә йөрү буенча түләүсез дәресләр үтәчәк. Алар белән спорт ветераннары шөгыльләнәчәк. Пенсионерлар “Актив озын гомер” проектына кушылып, скандинавиячә йөрү белән теләсә кайсы вакытта шөгыльләнә алачак. Моннан тыш, өлкәннәр спортның башка төрләренә дә йөри алалар. Кызыклы секциягә социаль яклау бүлегендә 2-06-62, 2-06-81 телефоннары буенча язылырга мөмкин. Дәресләр түләүсез үткәреләчәк.