“Бердәм Россиянең Яшьләр Гвардиясе” Нурлат бүлекчәсе гомумкулай Wi-Fi зонасына мониторинг ясауга кушылдылар. Бу максаттан алар үзәк мәйданны, шәһәр паркын һәм М.Сәлимҗанов исемендәге скверны тикшерделәр. Үзәк мәйданда һәм шәһәр паркында Wi-Fi зонасы бар, әмма аның тизлеге 1 Мбит/с.ка кадәр генә, скверда исә мондый зона гомумән юк.