Гимназиянең мәктәп урманчылыгы слетта уңышлы чыгыш ясады

2018 елның 1 августы, чәршәмбе

29 июльдән 31енә кадәр шәһәр гимназиясенең мәктәп урманчылыгы вәкилләре Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының II слетында катнашып кайттылар. Ул республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелде. Иң яхшы яшь урманчы исеменә лаек булу өчен 200ләп укучы ярышкан. Нурлатлы Булат Әһлиуллин “Яшь урманчылар” конкурсының “Тестлаштыру” номинациясендә 3нче урынны яулаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International