Нурлатта өлкәннәр өчен спорт фестивале үтте

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Бүген, 31 июльдә, шәһәрнең үзәк паркында өлкәннәр өчен зур чара узды. “Бердәм Россия” партиясенең “Өлкән буын” федераль проекты кысаларында Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре ветераннарының (пенсионерларының) җирле иҗтимагый оешмасы район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге белән берлектә спорт фестивале үткәрде. Бирегә шәһәребезнең актив тормыш алып баручы пенсионерлары җыелган иде. Алар шахмат, шашка, армрестлинг буенча көч сынаштылар, 250 метрга йөгерделәр һәм 500 метрга скандинавиячә йөрү буенча ярыштылар. Җиңүчеләргә “Бердәм Россия”дән бүләкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International