Аксумладагы җиләк-җимеш питомнигында хәзер иң “баллы” чор: кура җиләгенең нәкъ өлгергән чагы, бакча җиләге дә җәй башыннан уңышы белән сөендерә. Биредә исә карлыган, кура җиләге үсентеләрен балалар бакчалары, мәктәпләргә бушлай бирергә дә әзерләр.
Нурлатлы Мәдинә Касыймованы без питомниктан кура җиләге тулы чиләк белән чыгып барганда очраттык.
- Искиткеч эре монда җиләк, бер сәгать дигәндә бер чиләк җыеп алдым. Ел саен киләм. Быел да беренче генә килүем түгел инде, – дип кайтырга ашыкты ханым.
Бүген питомник күбрәк җимеш агачлары үсентеләре үрчетү буенча махсуслашса да, биредә кура җиләге белән ремонтант бакча җиләген сатуга дип тә үстерәләр әле. Инде июль азагы булса да, бакча җиләге яфраклары арасында сусыл эре җиләкләр үзенә ымсындырып тора. Кура җиләге арасына кереп китсәң дә, нәкъ Тукайдагыча: “күз ачып йомганчы җыярсың бер чиләк”.
– Бу көннәрдә килеп үзләренә җиләк җыеп алырга теләк белдерүчеләр шактый. Берсен дә кире бормыйбыз. Үсентеләргә дә сорау зур, – дип сүзгә кушыла җиләк-җимеш питомнигы директоры Арутюн Давоян. – Ә менә карлыган, кура җиләге үсентеләрен балалар бакчалары, мәктәпләргә бушлай да бирергә әзербез. Теләүчеләр булса, алдан хәбәр биреп, килеп ала алалар.
Җирле фермер Арутюн Давоян җиләк-җимеш питомнигында 2016нчы елдан эшли башлады. Бүген аның карамагында 164 гектарлы җир исәпләнә. Аның бер өлеше бөртеклеләргә бүлеп бирелгән, бу көннәрдә уңышы инде өлгереп килә. Икенче өлеше исә җиләк-җимеш буенча үстереләчәк. Биредә алмагач үсентеләренең төрле сортлары белән слива, төче чиянең төрле сортлары рәтләргә тезелешеп киткән. Шул көннәрдә питомникның тормышы белән урынга барып танышкан район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин исә алга таба үсентеләрнең төрләрен тагы да арттырырга киңәш итте.
- Әле районлаштырылмаган җиләк-җимеш төрләре һәм сортлары да никадәр. Мәсәлән, төче чия, виноградның яңа сортларын үстерә башларга мөмкин булыр иде. Бүгенге көндә җимеш бирүче агачлар белән бергә декоратив куакларга да сорау зур, акрынлап аларны да кертеп карарга була, – диде ул. – Ә бу юнәлешне үстерү бик мөһим. Районда элеккеге тирә-як районнарга да данлыклы булган җиләк-җимеш питомнигын торгызырга, аның традицияләрен яңартырга алынучы кеше булуы бик яхшы. Алга таба да тукталып калмасын, бу юнәлештә эшен тагы да җәелдерсен иде.
Арутюн Айказович терлекчелек белән дә шөгыльләнә. Алга таба башка юнәлешләр буенча эшләп карарга дигән ниятләре дә юк түгел. Янәшәдәге гидротехник корылмада балык үрчетеп, анда нурлатлыларга балык тоту өчен шартлар тудырырга тели. Алмаз Сәлимович фермерның бу теләген хуплап, эшне бүгенге көндә өстенлекле саналган кооперация юнәлеше буенча оештыру мөмкинлеге барлыгын әйтте. Биредә ял базасы ясап, гаилә ялы өчен өстәмә уңайлыклар тудырырга, кафеда үз продукцияләрен тәкъдим итәргә, кыскасы, эшмәкәрлекнең берничә төрен үстерергә мөмкин булачак бит. Ә эшне алдан ук барысын да истә тотып, бизнес-план төзүдән башларга кирәк. “Кооперация юнәлеше алга таба үсү өчен яхшы вариант дип саныйм. Без бу хакта уйлаячакбыз әле”, – дип үз фикерен белдерде Арутюн Айказович.