Нурлатның ЗАГС бүлегендә ана капиталы сертификатлары тапшырдылар

2018 елның 31 июле, сишәмбе

Район башкарма комитетыныңЗАГС бүлегендә кичә “Ныклы гаилә” проекты кысаларында ана (гаилә) капиталына сертификаталр тапшыру чарасы үтте.

 

Екатерина Тагирова и Гөлнур Овчинникова – бәхетле әниләр, алар 453,026 мең сум күләмендәге дәүләт ярдәменә ия булды.

Ел башыннан Нурлатта 115  сертификат тапшырылган булса, программа гамәлгә кергәнне бирле  район буенча сертификатлар 3984 гаиләгә тапшырылган.

Сертификатка ия булган иң яшь ана -  19 яшьлек Диана Кузьмина, иң өлкән һәм бай әни – 44 яшьлек Наталья Отрицаева, сертификатны ул өченче баласы туу сәбәпле алырга килгән.

  Әйтергә кирәк, Нурлат районы ГХАТ бүлеге тарафыннан ел башыннан бирле туу турында 266 акт теркәлгән. Балаларның 88е гаиләдә – беренче, 117 бала – икенче, 47 бала – өченсе, 14 бала – дүртенче һәм аннан соңгы булып туган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International