Бүген район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин Карл Маркс урамын тулысынча реконструкцияләүгә багышланган киңәшмә үткәрде. Анда район башкарма комитетының архитектура һәм шәһәр төзелеше бүлеге начальнигы Рөстәм Габдрахманов, “Нурлат җылылык челтәрләре” предприятиесе идарәчесе Рамил Шараповны, шәһәр башкарма коммитеты җитәкчесе Рәфис Хәмзинны тыңладылар. Проектны тормышка ашыруда кече һәм урта эшмәкәрлекнең катнашы турында шәхси эшмәкәр Сергей Бархаткин чыгыш ясады.
- Барлык сораулар да җитди, эшне системалы алып барырга кирәк, - дип киңәшмәгә йомгак ясады район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Әхмәтшин, Карл Маркс урамын масштаблы төзекләндерү бурычының мөһимлеген ассызыклап.