Бүген, 30 июльдә Нурлатта тәртип сагы җәмәгать пункты белгечләре шәһәрдә төзекләндерү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү буенча рейд үткәрделәр.
Совет урамы ишегалларының берсендә алар йөк машинасы өчен булдырылган законсыз стоянка барлыгын ачыкладылар. ОПОПның баш белгече Рәшит Гайфетдинов машина хуҗасы белән аңлату әңгәмәсе үткәрде.